Гүзәл Удачина Тәрбиягә бала алган ата-аналарның V форумында катнашты

2017 елның 10 марты, җомга

Казанда Тәрбиягә бала алган ата-аналарның V форумы  бара. Анда 350 ләп делегат катнаша. Чара гаиләгә бала алган әти-әниләр гимны белән башланып китте. Аны барлык делегатлар да торып басып җырлады. Форумның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, чит балаларны сыендырган гаиләнең уңай образын формалаштыру.

2016 елда Татарстанда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 11717 бала исәпләнгән. Бу - республикада барлык балаларның 1,5 процентын тәшкил итә. Әмма әлеге 11,7 мең баланың 11150 се яңа гаилә тапкан. Узган ел гына да аларның 1192 меңе уллыкка һәм кызлыкка алынган. Иң күп балаларны тәрбиягә алган районнар исемлегендә Питрәч, Саба, Теләче, Әлмәт, Алабуга һәм Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары бар.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, Татарстанда 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны 85, 3-4 бала тәрбияләүче 216 гаилә исәпләнә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова исә делегатларның балаларны үзләренеке һәм тәрбиягә алынганга бүлмәүләрен билгеләп, мондый батырлыклары өчен әти-әниләргә рәхмәтен белдерде. "Гаиләгә физик мөмкинлеге чикләнгән баланы алу бик авыр һәм искиткеч күп көч сорый. Андый балаларны тәрбиягә алучылар өчен бер тапкыр 200 мең сум акча биреләчәк. Бу сумма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетына кертелде", - диде Татьяна Ларионова. 

 

Татар-информ" МА  материаллары нигезендә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International